news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда «Казан утлары» редакциясе «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты

Чистайда «Казан утлары» редакциясе «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты
Фото: Алинә Хәбибуллина

Чистай Ислам үзәгендә «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре шәһәр Үзәк китапханәсе каршында эшләүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Бу хакта «Казан утлары» журналы SMM-белгече Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында үткәрелде. Чарада басманың баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рәфис Корбан, редакциянең элеккеге хезмәткәре, сатирик-язучы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Чистай бүлеге һәм Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, әдәби берләшмә җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова, Үзәк китапханә директоры Ирина Герасимова чыгыш ясады.

Казан кунаклары Чистай шәһәренең 2нче номерлы гимназиясе укучылары белән да очрашты, диелә хәбәрдә.

Фото: Алинә Хәбибуллина

news_right_1
news_right_2
news_bot