Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда «Каз өмәсе» фестивале узды
Бүген Чистай шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Каз өмәсе» фестивале узды. Милли бәйрәм татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен яңарту, саклау һәм популярлаштыруны максат итеп куя, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фестиваль кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Бәйрәм мәйданында концерт, Татарстанда тегелгән милли киемнәр һәм милли ризыклар ярминкәсе, балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Шулай ук махсус фотозонада истәлеккә фотога төшәргә, интерактив уеннарда катнашырга һәм контактлы зоопарк белән танышырга мөмкин иде.

Кунаклар татар халкының каз өмәсе белән бәйле традицион йолаларын да (каз йолку, канат сыдыру, май канаты ясау, мендәр тутыру) үзләре сынап карый алды.
Чарада Казаннан мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев бар.

Сәламләү чыгышы вакытында Ирек Шәрипов татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, милли гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керткән оештыручыларга рәхмәт белдерде. Милләтебез алдындагы хезмәтләрен бәяләп, аларга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессының «Кама аръягы» зонасына керүче Чистай, Нурлат, Аксубай, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарының җирле оешма җитәкчеләре дә актив катнашты.

«Каз өмәсе» фестивале - татар халкының бай мәдәни мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерүгә юнәлдерелгән матур традиция. Ул милли йолаларны популярлаштыру белән беррәттән, каз үстерүче эшмәкәрләргә үз продукцияләрен тәкъдим итү һәм сату өчен дә мөмкинлек тудыра. Бәйрәм елдагыча җыр-бию, милли йолалар һәм күңелле тамашалар белән үрелеп барды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз