Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда Камада боз астына төшеп киткән 69 яшьлек ир-атны коткарганнар
Чистайда Кама елгасында боз астына төшеп киткән 69 яшьлек ир‑атны коткарганнар. Шаһитлар коткаручыларга хәбәр итүенчә, ул судан үзе чыга алган, ләкин боз өстендә хәрәкәтсез яткан.
Урынга «Хивус‑6» һава мендәрендә йөри торган суднода Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары килгән. Коткаручылар ир-атны ярга алып чыккан. Ул медицина ярдәменнән баш тарткан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз