news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда «Ике Кремль» мотофестивале булды

Чистайда «Ике Кремль» мотофестивале булды
"Чистай-информ"

Шушы көннәрдә Чистайда «Татнефть-Олимп» стадионында мотофестиваль узды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән мотоциклчылар җыелды. Профессионаллар осталыкларын һәм төрле трюклар күрсәтте. Мотоциклларда төрле яшьтәге кешеләр, алар арасында яшь катнашучылар да бар. Кешеләр барысын да зур кызыксыну белән карады. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Башта кечкенә генә бәйрәм программасы булды, аннары футбол кырында көч, чыдамлык һәм командада эшли белүне күрсәтү максатыннан ярышлар булды. Катнашучылар капчык киеп йөгерүдә, аркан тартышуда, кадак кагуда һәм башка ярышларда катнашты. Һәр җиңүчегә бүләк тапшырылды.

Мотофестивальдә катнашучыларның берсе – «Кызыл мәйдан» мотоклубы директоры Сергей Писаренко Мәскәүдән килгән.

«Моннан 5 ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәндә Россия буенча байкерларны җыярга дигән идея барлыкка килде. Ул балачактан бирле мотоциклда йөри, мотоциклчыларны хөрмәт итә һәм аларның сиңа һәрчак ярдәм итәргә әзер кеше икәнлекләрен белә», – дип билгеләп үтте Сергей Анатольевич.

«Безнең өчен әлеге мотофестиваль имиджыбызга тәэсир итә. Нәкъ менә шушы чара ярдәмендә безнең «Ике Кремль» фестивале турында башка шәһәр һәм ил кешеләре дә белде. Ел саен без әлеге фестивальне Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәренә багышлыйбыз. Җыелу ноктасы булып Чистай шәһәре тора. Биредә без аерым энергетика белән җыелабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100