news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда ике бала коега егылып төшкән

Чистайда ике малай кар белән капланган коега төшеп киткән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә 4 һәм 6 яшьлек ике баланың кар белән капланган коега төшеп китүе турында хәбәрләр чыккан иде. Балалар курыккан, аларның әнисе кешеләрне ярдәмгә чакыра башлаган. Бәхеткә, узып баручы ир-ат ярдәмгә килә, ул машинадан аркан алып малайларны чыгара башлый. Балаларга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча эш кузгаткан. Тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot