news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда «Герой әтисе» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр

Чистайда «Герой әтисе» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Фото: https://chistopol-rt.ru

Чистайда Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Герой әтисе» исемле республика күчмә күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге экспозиция махсус хәрби операция барышында уллары батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән әтиләргә багышланды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Гомәрова хәбәр итә.

Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре, мәктәп укучылары, яшьләр, волонтерлар һәм шәһәрдә яшәүче башка кешеләр катнашты.

«Менә өч ел инде махсус хәрби операция бара. Безнең егетләр намус белән, батырларча Ватаныбызны, сезнең белән безне саклыйлар! Бүгенге күргәзмә — без һәм киләчәк буыннар тынычлыкта яшәсен өчен үз гомерләрен биргән якташларыбызга истәлек һәм хөрмәт билгесе. Шундый уллар үстергәннәре өчен әти-әниләренә зур рәхмәт. Без сезнең алда баш иябез! Безне саклаучыларның исемнәре онытылырга тиеш түгел», — диде район башлыгы Дмитрий Иванов.

Күргәзмә экспозициясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре­нең фотографияләреннән тора. Аларның кулларында — улларының фотолары, аларның бүләкләре, геройларның сугышчан юлы турында истәлек саклаучы шәхси әйберләре. Әтиләренең йөзләрендә чын ирләр һәм Ватан сакчылары булган уллары өчен горурлык хисләре балкый, шул ук вакытта моңсу күзләрендә югалту ачысы чагыла…

Күргәзмәгә барлыгы 45 әтинең һәм аларның герой улларының портретлары куелган. Алар арасында дүртесе Россия Герое, калганнары Батырлык ордены һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100