news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл утырышы була

Чистайда Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл утырышы була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

23 июльдә 13:00 сәгатьтә Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы була. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түгәрәк өстәлнең исеме «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип атала. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә. Шулай ук, Гаяз Исхакыйга багышланган китап күргәзмәсе дә эшләячәк.

  • Чараны Татарстан Язучылар берлеге, Татарстанның Чистай районы, «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы», «Чистай җирлекара үзәк китапханә» оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot