news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда «Гаяз Исхакый укулары» узды

Чистай музей-тыюлыгында «IV Гаяз укулары» дигән тантаналы чара үтте, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Мәшһүр татар классигы Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел тулуга багышланган быелгы укуларда Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, тәрҗемәче, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Фатиһ Кутлу катнашты. Әлеге чарада мәктәп укучылары, укытучылары актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot