Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда «Елгачылар» скверы ачылды
Чистайда Елгачылар бистәсе микрорайонында «Елгачылар» скверын ачу тантанасы узды. Аны Елгачылар бистәсенең 7нче территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) җитәкчесе Татьяна Малхасян һәм шәһәр китапханәсенең 7нче филиалы методисты Елена Быкова оештырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Район башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне яңа ял урыны белән котлыйм! Мондый кечкенә скверны булдыру җиңел кебек тоелса да, монда бик зур эш башкарылган! Бу эшләр Татьяна Вячеславовна Малхасянның тырышлыгы белән оештырылды, моның өчен аңа рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Сез микрорайоныгызны яхшыртырга тырышасыз, шул ук рухта дәвам итегез», — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.
Скверда урнашкан мәгълүмати стендлар елгачыларның ничек эшләве һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйли. Биредә элек Чулман киңлекләрендә йөргән суднолар экипажы әгъзаларының фотоларын карарга мөмкин.
2023 елда «Елгачылар» ТҖС «ТРның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» конкурсында катнаша, анда икенче урынны ала. Җиңгән өчен ТҖС 800 мең сумлык грант алган. Шуның 600 меңнән артыгы «Елгачылар» скверын төзекләндерүгә тотылган.
Фарход Муродович суднолар ремонтлау заводы ветераннары Геннадий Зюлин һәм Владимир Королев белән бергә символик тасманы кисте.
Елгачылар скверы Бутлеров 43А адресы буенча ике күп фатирлы йорт арасында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз