news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда «Чистай җире геройлары истәлегенә» фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе финалы узды

Чистайда «Чистай җире геройлары истәлегенә» фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе финалы узды
Фото: chistopol-museum.ru

24 апрельдә Чистайда «Чистай җире геройлары истәлегенә» фәнни-тикшеренү эшләре конкурсының финалы булды. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйгегә йомгак ясалды. Бу хакта Чистай музей-тыюлыгы сайтында хәбәр итәләр.

Конкурсның максаты: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында фәнни-тарихи хәтерне формалаштыру; туган якның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру; үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү.

Бәйгедә катнашу өчен 10 уку йорты гариза юллаган: Татарстан Республикасыннан 9, Тольятти шәһәреннән 1 уку йорты. Конкурста барлыгы 34 кеше катнашты: 19 укучы һәм 15 укытучы-остаз.

Финалда Чистай шәһәре һәм Чистай районы мәктәпләре укучыларының, «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Восток» Чистай филиалы, «Тольятти дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе студентларының 19 фәнни-тикшеренү эше каралды.

Эшләр түбәндәге темаларга багышланган иде:

  • тыл шәһәре Чистай һәм Чистай районы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында;
  • Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуда шәхеснең роле;
  • гаилә архивлары сөйли;
  • сугыш еллары шаһитлары – мәктәп музее экспонатлары.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100