Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда Бөтендөнья хиҗаб көнен билгеләп үтәчәкләр
1 февральдә дөньяда Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә. Чистай Ислам үзәгендә бу көнне тематик бәйрәм белән билгеләп узачаклар. Чараны Чистай мохтәсибәте һәм Чистай мөслимәләре берлеге оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итте.
Чараның максаты – җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту.
Программада мехенди ясау һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар, интерактив конкурслар һәм күңелле уеннар көтелә.
Кичәдә чакырылган спикерлар чыгыш ясаячак. Бу – хиҗаб кигән һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңыш казанган гүзәл затлар булачак. Алар бу юлда очраган авырлыклар турында сөйләячәк һәм хиҗабны киртә итеп түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате, белем алуда һәм хезмәттә ярдәмче итеп күрсәтәчәк.
Чара кичке 17:00 сәгатьтә башланачак. Анда 10 яшьтән өлкәнрәк кызлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз