news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Чистайда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Фото: http://chistopol-rt.ru/

«Чистай» мәдәни үзәгенең бер залында бәйрәм чарасы узды, анда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Залда утыручыларны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов котлады, ул барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде, шулай ук фидакарь хезмәт өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромодановский да изге теләкләрен җиткерде һәм елга йомгак ясады.

— Ел ахырына якынлаша һәм бүгенге көндә алдан нәтиҗәләр ясарга да мөмкин. Ел җиңел булмады, туфракта дым бик аз булса да, без яхшы уңыш җыя алдык. Республика рейтингында безнең район тулаем бөртек урып-җыю буенча лидерлар бишлегендә тора, рапс җитештерү буенча 1нче урынны били. Быел (безнең район тарихында беренче тапкыр) «Чистай» агрофирмасында 22 мең тоннадан артык бәрәңге уңышы үстерелде һәм җыеп алынды. Республика буенча бәрәңге уңышының бу күрсәткече 2нче урында тора. Башка яшелчәләр (нигездә, чөгендер һәм кишер) 2,5 мең тоннадан артык тәшкил итте. Зур эш башкарыла, яшелчә саклагычлар төзү өчен инвестицияләр кертелде, мелиорация буенча проектлар эшли башлады. Киләчәктә бу җитештерү күрсәткечләрен һәм авыл хуҗалыгы продукциясен арттыруга эшләячәк, — диде Александр Александрович.

Ул барлык тармак хезмәтчәннәренә көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннарына агросәнәгать комплексына керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100