news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда «Ак калфак» утырышында Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителәчәк

Чистайда 2 июнь көнне «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы үтәчәк. Оешмадан шул турыда хәбәр иттеләр.

Күчмә утырышта катнашучыларны «Ак калфак» татар хатын-кызларының Чистай җирле оешмасы эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Шулай ук программада Ислам үзәге белән танышу, «Алга» музеена, «Камалия» үзәгенә, 2нче гимназиягә, «Нур» мәчетенә бару, «Татар фестивале»н карау, «Татар сукмагы» буенча сәяхәт каралган.

Биредә Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы да тәкъдим ителәчәк.

«Көнчыгыш» мәдәният үзәгендә татар хатын-кызларына милли гореф-гадәтләр күрсәтеләчәк. Шулай ук кунаклар өчен Чистай татар театрының Г.Камал әсәре буенча куелган «Банкрот» спектакленнән өзек куела. «Ак калфак»лыларның күчмә җыены пленар утырыш белән тәмамланачак, диелә оешма хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100