news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен дәресләр уздырды

Чистайда «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен дәресләр уздырды
Фото: «Чистай» шәһәренең «Ак калфак» оешмасы

Чистайда «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары Гүзәл ханым Вәлиева, Роза ханым Сөләйманова hәм Флюра ханым Мусина мөхтәсибәт каршында оештырылган «Ягез әле, кызлар!» проектындагы яшь кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырды. Дәрес вакытында ак калфаклылар энә мендәрчекләре ясау ысулларын күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы «Чистай» шәһәренең «Ак калфак» оешмасына сылтама белән хәбәр итә.

Һәр кыз көнкүрештә бик тә кирәкле булган бу мендәрчекләрне үз куллары белән ясады. Кыз балаларның шулай кечкенәдән үк кирәк- ярак әйберләрен үз куллары белән ясап карыйсылары килү – бик тә күркәм күренеш, әлбәттә. Мондый өйрәтү дәресләре беренче тапкыр гына узмый.

«Узган ел бу проект буенча кызлар үз куллары белән калфаклар ясаган иде. Афәрин, кызлар! Яшь кызларыбызга шундый кирәкле өйрәтү дәресе оештырулары өчен ак калфаклы ханымнарга зур рәхмәт. Бу кызларның җитәкчеләре, мөгаллимәләре Илhамия ханым Шәрифуллинага, Самира ханым Хәбетдиновага яшь кызлар белән шундый күркәм, бик кирәкле эшләр оештырулары өчен, ак калфаклы ханымнар белән матур элемтә урнаштырулары өчен шулай ук рәхмәтләребезне җиткерәбез», диелә хәбрәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot