news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара булып узды. Аны «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова оештырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Әлеге чарада берләшмә әгъзалары Тәбрис Гыймалетдинов, Разыя Сафина, Венера Мәхмүтова, Фәния Мөхәммәтҗанова, Хөрия Низамова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рушания Закирова кунакларга иҗат җимешләрен бүләк итте.

«Ак калфак» хатын-кызлар җирле оешмасы әгъзаларының чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Алар татар шагыйрьләре иҗат иткән телебез турындагы шигырьләрне сөйләделәр. Ә нәни дусларыбызның әлеге чарада катнашуы үзгә бер рәхәтлек, самимилек бүләк итте.

2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәкинә Гыйльманова җитәкчелегендә 5А сыйныф укучылары сәнгатьле итеп укыган шигырьләр берәүне дә битараф калдырмады. Шушы ук гимназия укучысы Мәһди Закировның дәү әнисе Рушания ханым белән башкарган чыгышын залдагылар бик җылы кабул итте.

Чара ахырында Розалия ханым Шәйхетдинова «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе үткәргән «Алсу йөзле балачак» бәйгесендә катнашучы авторларга Рәхмәт хатлары, укучыларга призлар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot