Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай укучысы «Бөтенроссия иншалар конкурсы – 2026» җиңүчесе булды
Чистай муниципаль районы Мөслим урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Елизавета Ванифатьева «Бөтенроссия иншалар конкурсы — 2026» бәйгесенең йомгаклау этабында җиңүче дип табылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Елизаветаның «Лиза бәйрәме» («Лизин праздник») дип аталган иҗади эше керәшен мәдәниятенең иң якты бәйрәмнәренең берсе — «Питрау»га багышланган. Бишенче сыйныф укучысы үз иншасында бәйрәмгә әзерлек барышын, аның гореф-гадәтләрен һәм тирән мәдәни әһәмиятен җылылык белән һәм эшне белеп тасвирлаган, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз