Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай укучылары госпитальдә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта катнашты
Сентябрь аенда «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте делегациясе Россия сугышчыларына һәм тыныч халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү проекты кысаларында фронт яны зонасына сәфәр кылды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.
Кыр госпиталендә хәрәкәт җитәкчесе Чулпан Сөләйманова тарафыннан оештырылган концерт аеруча дулкынландыргыч узды. Яраланган сугышчылар һәм медицина персоналы өчен Чистайдан «Яңа буын» ансамбленең яшь җырчылары Аделия Сөләйманова (2нче гимназия) һәм Олеся Ермакова (1нче гимназия) чыгыш ясадылар. Алар башкаруында яхшы таныш булган Совет һәм Россия композицияләре, шулай ук татарча җырлар яңгырады.
«Безнең волонтерларны бик җылы каршы алдылар. Концерт шулхәтле ихлас һәм җылы узды, солдатлар һәм медицина хезмәткәрләре безне озак кына җибәрергә теләмәделәр. Ир-егетләр бу концерттан соң хәтта хәзер үк, госпитальдә булганда да, сугышка барырга әзер булуларын әйттеләр! Очрашу солдат ашханәсендә тәмамланды, анда бөтен команданы чын фронт боткасы белән сыйладылар», – дип сөйләде Чулпан Сөләйманова.
Җавап итеп волонтерлар сугышчыларга һәм госпиталь хезмәтләренә татлы бүләкләр — традицион чәкчәк һәм бавырсак тапшырган. Ә Аделия һәм Олеся «Яңа буын» җыр ансамбле исеменнән госпитальгә «Созвездие — Йолдызлык» фестиваленең зона этабында откан яңа микродулкынлы мич тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз