news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай-Түбән Кама трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Түбән Кама районында трассаның 73 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, анда «ЛАДА Гранта» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» йөртүчесе катлаулы һава шартларын исәпкә алмаган – ниндидер мизгелдә ул авто белән идарә итүне контрольдә тота алмаган һәм каршы юлга чыккан. Анда KIA автомобиле белән бәрелешә.

«Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot