news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай тәрбиячесе Ульяна Мартынова республика бәйгесендә җиңүче булды

Чистай тәрбиячесе Ульяна Мартынова республика бәйгесендә җиңүче булды
Фото: "Чистай хәбәрләре" газетасы

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узган рус телле тәрбиячеләр арасында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим — 2024» VIII республика һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабында Чистайның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ульяна Андреевна Мартынова катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча ул «Гади аңлатырмын, җиңел өйрәтермен» номинациясендә җиңүгә лаек булды, дип яза «Чистай хәбәрләре» газетасы.

Бәйгенең финалында 15 кеше катнашты. Соңгы этапта конкурсантлар «Мин шәхес» темасына визиткаларын тәкъдим иттеләр, «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!» («Татарча сөйләшергә өйрәнәбез»), «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм!» конкурсында үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук «Ирекле микрофон» биремендә иҗади якын килделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100