news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай студентлары арасында «Гран-при» иясенең исеме билгеле булды

Россия студентлары көне алдыннан Чистайның «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә Чистай районы башлыгы стипендиясен тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Бу көнне шәһәрнең иң лаеклы студентларын хөрмәтләделәр, алар яхшы укуларын актив иҗтимагый эшчәнлек белән бергә алып баралар, район үсешенә өлеш кертәләр.

Район башлыгының исемле стипендиясен тапшыру һәм яшь талантларны хөрмәтләү тантанасы күптәннән күркәм гадәткә әверелде һәм ул ел саен яңа исемнәр ача.

Тантана сәбәпчеләрен шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде һәм чын күңелдән котлады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot