news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды

Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды
Фото: ТР Язучылар берлеге

16 сентябрь көнне Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы өлештән соң «Күңелем моңнары» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә тәкъдим ителгән документлар һәм гаилә архивыннан фотосурәтләр, шагыйрәнең шәхси әйберләре, китаплары, өй җиһазлары һәм музыка кораллары аның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген ачык күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Кичәдә шагыйрәнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. ТР Язучылар берлеге вәкилләре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Хәбир Ибраһимов, Рәҗәп Бәдретдинов һәм Миңзифа Әхмәтшина җылы сүзләр һәм җылы истәлекләр белән чыгыш ясадылар.

Кичәнең һәм күргәзмәнең инициаторы – Флера Тарханованың бертуган сеңлесе, танылган җәмәгать эшлеклесе Алсу Тарханова.

Фото: © ТР Язучылар берлеге

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100