news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай рәссамы туган ягында беренче күргәзмәсен тәкъдим итте

Чистай рәссамы туган ягында беренче күргәзмәсен тәкъдим итте
Фото: https://chistopol-rt.ru

Чистай музей-күргәзмә комплексында «Сиңа йөрәгемне калдырам» дип аталган сәнгать эшләрен тәкъдим итү булды. Аны Чис­тайда яшәп иҗат итүче рәссам, шагыйрә Мария Цыганова үткәрде. Күргәзмәдә 30дан артык картина тәкъдим ителде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Мин үзебезнең музеебызда беренче күргәзмәдә Мария Михайловнаның картиналарын күрүемә бик шат. Ул аларны әлеге иҗат эшләре, аларның язылу тарихы белән кызыксынган чистайлылар өчен оештырды. Барлык картиналар да ихласлык, күңел җылысы белән сугарылган, минем уйлавымча, аларга һәрберегез уңай бәя бирер һәм Мария Михайловна иҗатын хуплар», — диде музей-күргәзмә комплексы мөдире Наталья Петровна.

Чистай музей-тыюлыгы исеменнән ул Мария Цыгановага сәламәтлек, иҗади уңышлар, тормыш энергиясе теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Мария Михайловна үзенең эшләрендә гуашь куллануы турында сөйләде. Ул бу төрдәге буяуны иң яхшысы дип саный. 9 төсне бергә кушкач, күп кенә башка төсләр килеп чыга.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналарның берсе — «Чис­тай култыгы». Шушы эше белән рәссам «Ветераннар — Татарстан Республикасының милли мәдәниятен һәм халык гореф-гадәтләрен саклаучылар» рес­публика конкурсында җиңүче булды.

Аннары картина «Әкият» курчак театры һәм Казан Кремле экспозицияләрендә күрсәтелә.

Мария Михайловна Цыганова Чистай шәһәрендә туган. Казан химия- технология институтында югары белем алган, инженер-химик белгечлеге үзләштергән. Гомере буе сәгать заводында эшләгән. Аның берничә хоббие бар. Ул сынлы сәнгать белән мавыга, шигырьләр яза, шашкада профессиональләрчә уйный.

Фото: https://chistopol-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100