news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Чистай районында «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» конкурсына нәтиҗә ясадылар
"Чистай хәбәрләре"

Чистай районында «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Конкурс 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр барды. Анда илледән артык рәсем, 15 инша, эссе, шигырь, 8 видеоролик җибәргәннәр. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Быел конкурсны уздыруның үзенчәлеге номинацияләр саны артуда. Элегрәк конкурска рәсемнәр һәм эскизлар гына кабул ителгән булса, быел видеороликлар, инша, эссе һәм шигырьләр дә бар. Алардан күренгәнчә, үсеп килүче буын ришвәтчелекнең нәрсә икәнен һәм аның белән бәйләнгән кеше өчен нинди нәтиҗәгә китерүен аңлый», – диде Чистай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, конкурсның жюри рәисе Алексей Ефимов.

«Мин үз рәсемемдә бумеранг сурәтләдем, чөнки тормышта барысы да кире кайта. Ягъни, әгәр кеше җинаять кыла икән, безнең очракта ришвәт бирү турында сүз бара, ул барыбер ачыкланачак һәм аңа закон буенча җавап бирергә туры киләчәк, – дип аңлатты конкурста катнашучы 2нче лицей укучысы Евангелина Корчагина.

«Ришвәтчелекнең явызлык, җинаять, аның нәтиҗәләре җитди булырга мөмкин булуы турында ешрак һәм күбрәк сөйләсәк һәм күрсәтсәк, яхшырак була. Проблеманы кисәтү җиңелрәк, ә мондый конкурслар, миңа калса, нәкъ менә ришвәтчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән», – диде ул.

Жюри әгъзалары барлык эшләрне җентекләп карады. Аннары фикер алыштылар, һәркем үз фикерен җиткерде, шуннан соң беркетмәләр имзаланды, җиңүчеләр һәм призерлар буенча карарлар кабул ителде. Аларның исемнәре декабрь башында игълан ителәчәк.

Җиңүченең рәсеме шәһәрдәге баннерларның берсендә урын алачак, ә призерларның эшләре киләсе елга кесә календарьларында бастырылачак. Шулай ук җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны грамоталар һәм бүләкләр көтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100