news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында озак авыручыларны дөрес итеп карарга өйрәтәләр

Чистай районында озак авыручыларны дөрес итеп карарга өйрәтәләр
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чистай районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кайгырту мәктәбе» эшли. Анда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтәләр. Мәктәп «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

«Кайгырту мәктәбе» — ярдәмгә мохтаҗ кешенең ихтыяҗларыннан чыгып, кирәкле, сыйфатлы кайгырту күнекмәләренә өйрәтүгә, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне кайгыртуны гамәлгә ашыручы затларга мәгълүмат, консультация бирүгә, укытуга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Кайгырту мәктәбе эшчәнлеге нигезләмә нигезендә тормышка ашырыла», — дип сөйләде өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире вазифасын башкаручы Резидә Хәлиуллина.

Укыту темалары һәм күләме өйдә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы кешеләр өчен расланган программа белән билгеләнгән, бу социаль хезмәткәрләр һәм авыруларның туганнары. Укыту теоретик дәресләр һәм ярдәмче махсус җиһазлар, техник тернәкләнү чаралары һәм аз хәрәкәтләнүче яки урын өстендәге гражданнар өчен махсус карау чаралары кулланып, практик күнекмәләр эшләү рәвешендә үткәрелә.

«Кайгырту мәктәбе»ндә күп функцияле тренажер-манекен бар. Ул гомуми кайгыртуның теоретик күнекмәләрен практикада эшләү өчен билгеләнгән. Мәсәлән, манекенда яраларны эшкәртергә, аны ашатырга һәм дөрес утыртырга мөмкин. Резидә Хәлиуллина сүзләренә караганда, белем бирү программасы психологик диагностика һәм эмоциональ яктан тотрыксыз халәтне төзәтү күнекмәләрен дә үз эченә ала.

«Кайгырту мәктәбе» технологиясен куллану нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары арасында аңлашучанлык яхшыра. Моңа процедураларны дөрес башкару, шулай ук авыру һәм карт кешеләр белән аралашуның барлык нечкәлекләрен өйрәнү, аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүдә практик күнекмәләр алу йогынты ясый. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау процедураларын үтәүгә азрак вакыт тотыла, аларның үз-үзләрен тотышын аңлау барлыкка килә, — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100