news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында игенчеләр тәҗрибә уртаклашты

Чистайда «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы» дип исемләнгән зона семинары үтте. Игенчеләр авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләре белән танышты. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан буенча филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, район башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук республиканың якын-тирә унбер районыннан игенчеләр катнашты.

«Семинар-киңәшмәдә сорт­ларны сайлап алу, орлык материалын әзерләү, туф­ракны әзерләү, көзге чорда чәчүлекләрне карау, игенчелекнең интенсив сис­тема­ларының туфрак­ка тәэсире кебек актуаль мәсьә­ләләр тикшерелде. Тәҗрибәле игенчеләр, технолог­лар үзләре­нең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты», — дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Ромадановский.

Авыл хуҗалыгының Татар фәнни-тикшерү институты — Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге белгечләре азык әзерләү кырларының, шулар исәбеннән чәчүлекләрнең яңа культуралар белән баетылуы хакында сөйләделәр. «Татарский» агрохимия үзәгенең директоры Әнәс Локманов сабан культураларының тукла­нуын оештыру турында хәбәр итте һәм туфрак уңдырышлылыгы мәсьәләләрен карады.

Кунакларга уҗым һәм сабан культураларының төрле сортларын күрсәттеләр. Алар шулай ук туфракны эшкәртү өчен яңа кораллар карады, дилерлар тәкъдимнәре белән танышты.

Семинар азагында «Татагро­хим»ның генераль директоры Наил Гобәйдуллин 2023 елда туфракны известь белән ашлау планының үтәлеше турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100