news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында агротехнология сыйныфлары ачылды

Чистай районында агротехнология сыйныфлары ачылды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Чистай Выселкасы мәктәбендә Белем көне икеләтә бәйрәмгә әверелде. Монда агротехнология сыйныфлары ачылды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Хәйруллина яза.

«Бүген без агросәнәгать комплексын үстерүдә мөһим адым ясыйбыз. Бу сыйныфлар безнең хуҗалыклар өчен кадрлар әзерли торган урын булачак, яшьләргә сыйфатлы белем алырга һәм туган җирләрендә эшләргә ярдәм итәчәк», — диде район башлыгы Дмитрий Иванов, әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп.

Татарстанда агротехнология сыйныфларын ачу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аларны булдыруның максаты — гомуми белем бирү оешмасының, профильле югары уку йортларының, көллиятләрнең һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге исәбенә агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын формалаштыру.

Сыйныфларда биологияне, физиканы, химияне, математиканы тирәнтен өйрәнүче профильле белем бирүнең заманча моделе, шулай ук агротехнология юнәлешендәге электив курслар төзелгән. Агросыйныфлар 7, 8, 9, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен ачыла.

Чистай Выселкасы авылында укыту бүлмәләренә капиталь ремонт ясау, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, шулай ук профильле фәннәр укытучылары өчен өстәмә түләүләр «Чистополье» холдинг компаниясе акчасы хисабына башкарылачак.

«Квалификацияле белгечләрдән башка заманча авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Шуңа күрә без, балаларыбыз барлык кирәкле белем һәм күнекмәләргә ия булсын өчен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы проектларына ярдәм итәргә әзе»р, — диде «Чистополье» холдинг компаниясенең генераль директоры Наил Залаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot