news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында 17 хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды

Чистай районында 17 хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды. Алар махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында Гүзәл Гомәрова хәбәр итә.

Истәлек такталарын 9 мәктәптә куйдылар. Мемориаль такталарны 4нче мәктәп, 3нче гимназия, Каргалы гимназиясе, Луч, Йолдыз, Чистай Выселкасы, Татар Сарсазы, Түбән Кондрата һәм Кызыл Яр мәктәпләре диварларында урнаштырдылар.

Белем бирү оешмаларында сугышта һәлак булган батырларның туганнары, якыннары, район җитәкчелеге вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашында искә алу митинглары узды.

«Безнең бурыч — Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларыбыз хакында истәлекләрне саклау. Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларны беркайчан да онытмаячакбыз!» — диде 4нче мәктәпкә мемориаль такта ачу чарасына килгән район башлыгы Дмитрий Иванов.

Белем бирү учреждениесе диварларында биредә белем алган Александр һәм Алексей Сергеевларның исемнәрен мәңгеләштерделәр.

«Әлеге бертуган егетләребезнең һәрберсенең үз язмышы, бу тормышны һәрберсе үзенчә үткән, әмма аларны бернәрсә берләштерә — алар үз гомерләрен Ватаныбызны саклап корбан итте. Мин Александрны яхшы белә идем, ул башкарма комитетта эшләде. Егетләрне махсус хәрби операциягә озатканда мобилизацияләнгәннәр арасында Александрны күргәч, мин нык гаҗәпләндем. Хакимияттә эшләгәч, аның броне бар иде һәм ул бармый да кала ала иде. Әмма повестка алгач, Александр ике дә уйлап тормый илебезне сакларга барырга карар кылды», — диде башлык Дмитрий Алексеевич.

Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә мемориаль такталарны ачтылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100