news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы үзәгендә төрле алмагач утырттылар

Чистай районы үзәгендә төрле алмагач утырттылар
"Чистай-информ"

Чистайда агачлар утырту буенча акция булып узды. Үзәк универмаг янындагы фонтан янындагы скверда алмагачлар утырттылар. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Әлеге акциядә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, республика Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков, Ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзалары, шулай ук Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, 2нче номерлы гимнзиядән яшь армиячеләр катнашты.

Агачларны шулай ук коммуналь предприятие һәм бер банк учреждениесе вәкилләре дә утыртты. Соңгылары алмагачларны карап торырга вәгъдә итеп шефлыкка да алды.

«Без «Буыннар бәйләнеше» акциясе кысаларында агачлар утырту буенча чара үткәрү тәкъдиме белән чыккач, Чис­тай районы башлыгының хуп­лавына бик шат. Һәм менә без, берничә буын вәкилләре, әлеге алмагачларны утыртабыз, озакламый биредә менә дигән алма бакчасы булачак», – диде республика Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков.

Барлык үсентеләргә дә күп итеп су сиптеләр һәм теркәде­ләр. Коммуналь хезмәткәрләр әйтүенчә, үсентеләр ныгып, үсеп киткәч, каккан казыкларны алачаклар.

Акция барышында төрле сорттагы 10 алмагач утыртылды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100