news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районы укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм миллион сум отты

Чистай районы укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм миллион сум отты
"Чистай-информ"

Ел саен барлык илләрдән меңләгән укучы «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында үзләренең белемнәрен, талантларын күрсәтә. Чистайның 11 сыйныф укучысы Диана Шувалова бәхетле җиңүчеләр арасына эләкте. Ул белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Минем сыйныфташым да әлеге конкурста моннан бер ел элек катнашып, җиңүче булган иде. Мин бу конкурсны үзеңне ниндидер яңалыкта сынау дип уйладым. Шулай ук ул үзеңнең хыялларыңны тормышка ашыру һәм белемеңне арттыру өчен дә менә дигән мөм­кинлекләр ача. Мәсәлән, җиңү ярдәмендә мин «Россияне танып-бел» программасы буенча Уралга бушлай сәяхәт кылу мөмкинлеге алдым», – дип сөйләде ул.

Конкурс төрле этаплардан тора, аларның һәрберсендә хәл ителергә тиешле билгеле проб­лемалар һәм мәсьәләләр бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot