news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы Татар Ялтаны авылында чишмәне төзекләндерделәр

Чистай районы Татар Ялтаны авылында чишмәне төзекләндерделәр

Чистай районы Татар Ялтаны авылында чишмәне төзекләндерделәр. Чишмә ачылу уңаеннан бәйрәм дә оештырдылар. Аны төзекләндерүгә авылның битараф булмаган кешеләре, эшмәкәрләр ярдәм итте. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Татар Ялтаны һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр әлеге урынны яхшы беләләр. «Безнең үтә күренмәле, чиста һәм тәмле сулы чишмәбезне бернәрсә белән дә алыштырып булмый», — диләр алар.

«Чишмәне төзекләндерү буенча эшләрне без кыска срокларда төгәлләдек. Күпләр әлеге яраткан урыннарын тәртипкә китерү турында башлангычны яклады. Чишмәне һәм аның территориясен төзекләндерүдә катнашкан, авыл язмышына битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә», — диде крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәфкать Нуруллин.

Район башлыгы исеменнән аңа Рәхмәт хатын Чистай районы Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов тапшырды. Ул авыл халкын да әлеге күркәм вакыйга белән котлады. Шулай ук әлеге бәйрәмдә шәһәр хакимияте, авыл җирлеге, дин әһелләре, тирә-күрше авыл кешеләре дә катнашты.

«Бу чишмә күптәнге, без балачакта ук монда килә, аның тәмле суларын эчә идек. Әлеге урынны матурайткан, төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Булдырдыгыз! Бирегә килгән һәркем чишмәбезгә сакчыл карар дип ышанабыз», - диде Рафаэль Мәзгүтов.

Биредә су берничә җирдән агып чыга, алырга җайлы булсын дип махсус көпшәләр куйганнар. Зур самавыр да куелган, аңардан да чишмә суы ага. Чишмәгә төшү юлына тимер баскыч һәм тотынып төшү өчен рәшәткәләр куелган. Янәшәдә су белән коенырга теләүчеләр өчен махсус кабина урнаштырылган. Ә өстә — эскәмияләр белән ял итү урыны, чатыр корылган, тирәсендә яшь наратлар утыртылган.

Чара тәмамланганда катнашучылар рәхәтләнеп концерт карады, барысы да тәмле пылау һәм чишмә суыннан кайнатылган чәй белән сыйланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100