news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы сулыкларында «Балык булсын!» республика акциясен үткәрделәр

Чистай районы сулыкларында «Балык булсын!» республика акциясен үткәрделәр
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чистай районы сулыкларының берсендә күләмле республика экологик акциясе узды. «Балык булсын!» чарасын Татарстан Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Сулыкларда яшәүчеләрне кислород кытлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясенә 50дән артык кеше теләп кушылды. Чарада Алдынгылар хәрәкәте активистлары, ата-аналар һәм Әтиләр советы вәкилләре, югары уку йортлары, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, кадет мәктәбе һәм 4нче номерлы мәктәп укучылары, «Батыр» спорт мәктәбе спортчылары һәм тренерлары, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре һәм башка битараф булмаган чистайлылар катнашты.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катлаулы чорда балыкка ничек ярдәм итүләрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте.

«Мондый акция бик актуаль: беренчедән, судагы тереклек ияләре кислород белән сулый, икенчедән, аэрация суны өстәмә чистартырга ярдәм итә — кислород белән реакциягә кереп, пычрак матдәләр су өслегендә күбеккә җыела яки төпкә утыра», — дип аңлатты «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Чарада катнашучылар сулыкны кислород белән баету өчен махсус прибор — аэратор кулланды, шулай ук башка ысулдан да файдаландылар: бораулап ясалган чокырларга коры камыш сабаклары тутырдылар.

«Бу чарада күп кешенең: өлкәннәрнең, мәктәп укучыларының, студентларның катнашуы сөендерә. Күпләр гаиләләре белән килгән. Ял көнен без бергәләп файдалы үткәрдек: аралаштык, уйнадык, су астында яшәүче тереклек ияләренә ярдәм иттек. Барысы да бик яхшы булды, барысына да зур рәхмәт!» — диде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы белгече Регина Биктаһирова.

Акциядә катнашучыларның барысы да Рәхмәт хатлары һәм күтәренке кәеф алды.

Фото: http://chistopol-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100