Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай районы Мөслим авылында мемориаль такталар ачылды
Чистай районы Мөслим авылында мәктәп бинасында мемориаль такталарны ачу тантанасы булды. Истәлек такталары авылда туып-үскән ике кешегә: Әфган сугышында катнашкан Тәлгать Вәлиуллинга һәм Советлар Союзы Герое Касыйм Ситдыйковка куелды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
«Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы активисты Илдус Хәйретдинов чараны оештыруда башлап йөрүче булды. Ул мәктәп территориясендәге барлык кунакларны җылы сәламләде.
Мемориаль такталарны ачуда иҗтимагый оешмаларда катнашучылар, Хәрби һәм Диңгез кардәшлекләре вәкилләре, «Авангард» спорт клубы әгъзалары, чик сакчылары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Мөслим мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
Һәлак булган Советлар Союзы Герое Касыйм Ситдыйковның туганнары: аның кызы Эльза, шулай ук оныгы Рөстәм һәм оныкчыгы Руслан Миңдубаевлар чараның кадерле кунаклары булды.
— Минем бабам башта укытучы, аннары бу мәктәпнең директоры булган. 28 яшендә аны сугышка алганнар һәм 4 ел сугышканнан соң ул һәлак булган, — дип искә ала Рөстәм Миңдубаев. — Бу мемориаль тактаны ачу авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия дип саныйм, чөнки без, туганнар, үз ата-бабаларыбызның батырлыклары һәм нинди бүләкләргә лаек булганнары турында беләбез. Шуңа күрә безнең генә түгел, яшь буынның да якташларының батырлыгы турында белүе мөһим.
Касыйм Ситдыйковның туганнары мемориаль такта урнаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Истәлек такталарын ачу хокукы Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәсе рәисе Рәфис Мәхмүтовка һәм Диңгез кардәшлеге рәисе Юрий Бочкаревка бирелде.
Истәлек чарасында катнашучылар мемориаль такталар янына кызыл канәферләр куйдылар. Аннары барысы да мәктәпкә керде, анда батырлык дәресе үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз