news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы Мөслим авылында Гаяз Исхакыйның әбисенең кабере ачыкланган

Чистай районы Мөслим авылында Гаяз Исхакыйның әбисенең кабере ачыкланган
Фотоларны Рамил Нуруллин тәкъдим итте. Хәбәр чыкканнан соң төп фотоның Фәүзия Бәйрәмованыкы булуы ачыкланды. Автордан гафу үтенәбез.

Татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә абыстайның туган ягы Чистай районы Мөслим авылында авыл бәйрәме оештырганнар. Кабере янында рухына дога кылганнар.

«Авылыбызга 310 ел булды. Халыкка авыл тарихын сөйләделәр. Бәйрәм «Мөслим авылы тарихы» документаль китабын тәкъдим итүдән башланды. Китапны Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров язды. Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия - Мөслим авылы кызы, аның әнисе Мәхфүзә абыстай 40 елдан артык балаларга дин дәресләре укыткан», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның әбисе турында зиратка элмә такта куйганнар, каберен төзекләндергәннәр. «Гаяз Исхакыйның әбисе Мөхәммәтша кызы Мәхфүзә абыстайның кабере билгеле. Зиратта гарәп имлясында язылган кабер ташы бар иде, ләкин без аны укый алмадык. Тарихчы Рафыйк Насыйров Мөслим зиратындагы кабер ташларын өйрәнде. Шул таштагы язуны укып, шәҗәрәләрне өйрәнеп, аның Гаяз Исхакый әбисе кабере булуын ачыклады», - диде ул.

Ландыш Хәбибуллина түбәндәгеләрне мәгълүматны җиткерде: "Рамил Нуруллин җитәкчелегендә һәм Мөслим мәчете ярдәмендә, Мәхфүзә абыстайның кабере рәткә китерелгән, коймага истәлек тактасы куелган. «Бу кабергә татар халкының бөек юлбашчысы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург, нәшир Гаяз Исхакыйның әбисе Мәхфүзә Мөхәммәтша хәзрәт кызы, Габделвәли хәзрәт җәмәгате, кырык елдан артык Мөслим авылы балаларын укыткан галимә - остазбикә җирләнгән. (1839 - 1903)», - дип язылган", - диде ул.

«Бу турыда күптән түгел генә билгеле булды, ул безнең өчен зур ачыш булды, чөнки Гаяз Исхакый Чистай районы Яуширмә авылы кешесе буларак танылган, музее да шунда бар. Архивтагы документларны, шәҗәрәне өйрәнеп, Рафыйк Насыйров кабер ташының Гаяз Исхакыйның әбисенеке икәнлеген ачыклады», - дип аңлатты Ландыш Хәбибуллина.

«Мөслим авылы тарихы» китабын язу өчен 3,5 ел сарыф ителгән. «Китап архивлардагы документларга нигезләнеп язылды. Фундаменталь хезмәт булды. Иң әүвәл авылның үткәненә кагылышлы халык хәтерендә сакланган риваятьләр һәм тарихи эчтәлекле хәбәрләр барланды. Аннан Мөслим тирәсендәге борынгы авыл урыннарын һәм зиратлардагы тарихи әһәмияткә ия кабер ташларын өйрәнү буенча кыр тикшеренүләре уздырдык», - диде Рамил Нуруллин.

Авыл мәчетендә тупланган гарәп язулы басма һәм кулъязма китапларны өйрәнгәннәр. «Авыл тарихы буенча мәгълүматларның төп өлеше Казан, Мәскәү, Уфа һәм Ульяновск архивларында сакланган документлардан тупланылды», - диде ул.

Авыл бәйрәменең икенче өлешендә Сабан туе үткәрелгән: көрәш, милли уеннар, концерт программасы, остаханәләр булган, кул эшләре күргәзмәләре, фотога төшү мәйданчыклары эшләгән, пешекчеләр милли ашлар тәкъдим иткән. Балалар өчен дә төрле уеннар оештырылган. Халыкны үләнле чәй, милли ашлар белән сыйлаганнар.

  • Татарстанның Чистай районы Мөслим авылына, халык хәтерендә сакланган риваятьләр буенча, Мөслим бабай тарафыннан нигез салына. 1713 елның май аенда 35 кешедән торган йомышлы татарлар төркеменә Талкыш һәм Бахта елгаларының башыннан алып Наратлы елгасының югары агымына кадәрге мәйданнарда җир биләмәләре бирелә. Бу эшнең башында торучылар Мөслим морза Морат улы Киреев белән Мортаза Ишкин дигән бабайлар була. Риваятьтә әйтелгәнчә, Мөслим бабай авылның урынын бик ошатканга күрә шунда төпләнергә карар кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100