news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы башлыгы Россия Президентын сайлауга хатыны, балалары, оныгы белән килә

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Җылылык челтәрләре предприятиесе бинасында урнашкан 2730нчы сайлау участогына ул гаиләсе белән килде, дип яза «Чистай-информ».

«Россия Президентын сайлау - бөтен ил һәм халкыбыз өчен мөһим вакыйга. Без барыбыз да, россиялеләр, үз аңлы булуыбызны күрсәтергә һәм сайлау ясарга тиешбез. Бу безнең илнең, балаларыбызның киләчәгенә бәйле, монда һәркемнең тавышы мөһим», - диде муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, Чистай районында сайлаучыларның активлыгы аның халкының илнең киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә.

Иванов белән бергә сайлауга аның хатыны, балалары, оныгы - берьюлы өч буын вәкилләре килә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлау участогына бергәләп бару аларның гаиләсе өчен традицион һәм әһәмиятле чара булып тора.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итә. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.

3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар. Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Президент сайлауларында беренче көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар үз тавышларын бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100