news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

«Чистай» мәдәни үзәгендә район башлыгы Дмитрий Ивановның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы узды. Район башлыгы хәрбиләргә Ватан мәнфәгатьләре сагында торулары өчен рәхмәт белдерде.Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Табын артында хәрбиләр хезмәт шартлары, алгы сызыктагы хезмәт көннәре, көнкүрештәге ихтыяҗлары турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында да сөйләде.

«Без сезнең белән, егетләр, һәм бурычларын намус белән үтәүче барлык хәрбиләр белән горурланабыз! Барыгызның да өйгә исән-сау кайтуыгызны телибез! Лаеклы хезмәт итегез. Алга таба да сезгә ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык үтенечләрегезне үтәргә вәгъдә итәм», – диде район башлыгы.

Мобилизацияләнгәннәр, үз чиратында, район җитәкчелегенә, шулай ук битараф булмаган чистайлыларга һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әйтергә кирәк, Чистай егетләренең күбесе белән район башлыгы махсус хәрби операция барган зонага гуманитар йөк белән барганда очрашкан булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100