news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы Актау авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Чистай районы Актау авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Чистай районы Актау авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты барлыкка килде. Яңа сәүдә объекты «Авыл кибете» максатчан республика программасы буенча төзелде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Безнең авылда, әлбәттә, моңа кадәр дә кибет бар иде, әмма ул 50 елдан артык элек төзелгән, хәзер инде тузган, салкын бинада урнашкан иде. Шуңа күрә без, һичшиксез, яңа сәүдә объекты ачылуга шатбыз», — дип сөйли Актауда яшәүче Татьяна Фролова.

Социаль мөһим объектны ачу хөрмәтенә бәйрәм оештырылды. Авыл халкын котларга район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов, Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов, подрядчы фирма җитәкчесе Владимир Сударкин килде.

«Район башлыгы, барлык җирле үзидарә органнары, шәхсән үз исемемнән сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Бу объектка ихтыяҗ зур булыр, сез монда әйберләр сатып алырга, аралашырга килерсез дип ышанам. Мондый мөһим программаларны тормышка ашырганы өчен республика Рәисенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт. Бу бинаны төзегән подрядчыга да рәхмәт белдерәбез, эш кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән башкарылды», — диде Константин Валентинович.

«Республикада һәм безнең районда төрле программалар буенча юллар, парклар, скверлар, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка бик күп социаль әһәмиятле объектлар, шул исәптән биредәге кебек комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелә. Аларны төзүнең төп максаты — ерак урнашкан авылларда азык-төлек һәм аеруча кирәкле товарларны сатып алу мөмкинлеге», — диде Ришат Мәгъсүмов.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пунктыннан символик ачкычны Руслан Шәймәрданов яңа кибетнең сатучысы Валентина Лекаревага тапшырды. Аның сәүдә тармагындагы хезмәт стажы 32 елдан артык тәшкил итә. Шуның күп өлеше элеккеге авыл кибетендә сатучы булып эшләгәндә тупланган.

Символик тасманы кисеп, тантаналы ачылыштан соң, авыл халкы яңа кибетне эчтән күрергә ашыкты һәм күпләр инде әйберләр сатып ала башлады. Сайлау мөмкинлеге бар. Ассортиментта ит, сөт, кондитер әйберләре, икмәк, җиләк-җимеш, яшелчәләр, шулай ук көнкүрештә кирәкле башка товарлар бар. Җирле РайПО ясаган ярымфабрикатлар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100