news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай мөхтәсибәтендә V Мөхәммәд-Закир Камалов укулары узды

Чистай мөхтәсибәтендә V Мөхәммәд-Закир Камалов укулары узды
Фото: dumrt.ru

10 декабрьдә Чистай мөхтәсибәтендә танылган дин галименең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм фәнни-гамәли конференция – «Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави)» укулары узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни җыен күренекле дин әһелләре, яшь галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнары имам-мөхтәсибләре һәм башкалар бар иде.

Мөхәммәд-Закир Камалов укулары Чистай шәһәренең тарихи зиратында дога уку белән башланды. Биредә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, конференцияне оештыручыларның берсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук район имамнары, шәһәр халкы, кунаклар катнашты. Алар «Йәсин» сүрәсен укыды һәм дога кылды.

Аннары чарада катнашучылар Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә конференциянең пленар утырышында катнашты. Биредә сәламләү сүзләре белән Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар 2012 елдан үткәрелә башлаган укуларда (конференцияләрдә) мөселман җәмәгатьчелегенең кызыксынуын билгеләп үтте һәм әлеге конференцияне дәвам итәргә карар кылды.

Фәнни конференциядә шулай ук Җәлил хәзрәт Фазлыевның рухи үсешнең әһәмиятенә багышланган бай эчтәлекле вәгазе дә булды. Әлеге чара Мөхәммәд-Закир Камаловның (Чистави) мирасын өйрәнү һәм саклау эшенә йомгак ясау белән тәмамланды.

Конференция кысаларында кунаклар шулай ук Чистай шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете – «Нур» мәчетендә булды. Биредә Мөхәммәд-Закир Камалов музее урнашкан, кунаклар әлеге уникаль музейда тәкъдим ителгән фотосурәтләр белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100