Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай мөхтәсибәте имам-хатыйблары сәнгатьле сөйләм курсларын узды
Татарстанда имам-хатыйблар өчен халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм әдәби сөйләм нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Әлеге башлангыч ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән тормышка ашырыла.
Имамнар өчен риторика дәресләренең төп максаты – имамнарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ораторлык осталыкларын арттыру. Шундый дәресләрнең чираттагысы 23 гыйнварда Чистай мөхтәсибәтендә узды. Анда Чистай районы һәм Чистай шәһәренең 16 имам-хатыйбы, Чистай мөхтәсибәте хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары – сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты Илсөяр Шиһапова һәм һәвәскәр театр коллективының сәнгать җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова алып бара.
Имамнар өчен оештырылган риторика һәм матур сөйләм осталыгы дәресләрендә катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, чыгыш әзерләргә, тавышны көйләргә, аудиториядә үз-үзен тотарга өйрәнә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз