news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте Мәүлид аена багышланган кичә уздырды

Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте Мәүлид аена багышланган кичә уздырды
Фото: http://chistopol-rt.ru

Мәүлид ае уңаеннан үзәк мәчеттә Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган кичә уздырды. Анда Дагестаннан килгән дин белгечләре, имамнар, дин кардәшләр, өлкәннәр, шулай ук яшьләр, балалар катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Кичәгә кадәр Дагестан кунаклары ишан Мөхәммәтзакир Камалов каберендә, «Камалия» үзәгендә, «Әмирхан» мәдрәсәсендә булды.

Кичәне имам-мөхтәсиб Мөхәм­­мәд хәзрәт Кыямов ачып җибәрде. Ул ерак араларны якын итеп килгән Дагестан кунакларына олы рәхмәтләрен җиткерде, әлеге кичәгә килгән һәркемне кайнар сәламләде. «Әнәс» мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизов изге Коръән сүрәләре укыды.

Аннары сүз кунакларга бирелде. Дагестан Республикасы мөфтиятенең укыту рес­публика бүлеге җитәкчесе Шамил Османовның сөекле Пәйгамбәребез турында вәгазен тын да алмый тыңладылар.

Шулай ук Дагестан кунак­лары - теолог Мөхәммәтрасул Гимбатов, Дагестан мөселман­нары Диния нәзарәтенең вәка­ләт­ле вәкиле Исраиль Мөхәммәтбасыйров та үз нә­сый­­­хәтләрен, вәгазьләрен җиткерде. Алар да Пәйгамбә­ребезгә мәхәббәт, чиксез ярату белән сугарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100