news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай медиклары «Тәмәкене конфетка алмаштыру» акциясен үткәрде

27 марттан 2 апрельгә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы зарарлы гадәтләрдән баш тарту атналыгын игълан итте. Шул уңайдан Чистай районы Үзәк хастаханәсенең поликлиникасы хезмәткәрләре һәм волонтер-медиклар «Тәмәкене конфетка алмаштыру» акциясен үткәрде.

Тематик атна кысаларында Чистай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасының медицина психологы Ольга Баранская Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә шәһәр халкына тәмәкене конфетка алыштырырга һәм бер көнгә булса да тәмәкедән баш тартырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100