news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай кешеләренең хәрби хатлары басылган үзенчәлекле китап дөнья күрде

Чистай кешеләренең хәрби хатлары басылган үзенчәлекле китап дөнья күрде
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чистайда Шәһәр тарихы музеенда «39-46 еллар хатлары: хисләр хроникасы» исемле яңа китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге чарага аны төзүдә актив катнашкан барлык кешеләр дә килде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Музейның ак залына керү юлында барлык кунакларны өлкән фәнни хезмәткәр һәм басманы төзүче-автор Ирина Мясникова каршы алды. Чараны Чистай дәүләт музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучае­ва ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул әлеге җыентыкны төзүдә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт белдерде. Барысы да әлеге җыентыкны алу бәхетенә ирештеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге басма шәһәребезнең Мактаулы гражданины, «Бетар» компаниясе төркеме президенты Владимир Иванович Зайцев ярдәме белән дөнья күрде. Музей хезмәткәрләре аңа аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Әлеге китапны язу идеясе ничек тууы һәм эш дәвамында килеп туган авырлыкларны ничек җиңүләре хакында автор-төзүче Ирина Мясникова сөйләде.

— Якташларның фронт хатлары белән аерым җыентык чыгару идеясе эзләнү-тикшеренү эшләре барышында туды. 2011 елда шәһәр тарихы музее Саклану министрлыгының үзәк архивы документлары буенча хәбәрсез югалган дип исәпләнгән хәрби коллыкта булган чистайлыларның исемнәрен торгызу программасын гамәлгә ашыра башлады. Чистай кешеләре якыннары һәм туганнары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә музейга язмаларның төп нөсхәләрен китерә башлады. Алар арасында фронттан язылган хатлар да бар иде, — дип ачыклык кертте Ирина Валериевна.

Ул шулай ук хатларны җыю авыр булмавын, моның күләмле, кызыклы һәм мавыктыргыч эш булуын билгеләп үтте.

Әлеге китапны төзүдә балалар, оныклар, оныкчыклар һәм хат авторларының оныкчыклары һәм хатыннары катнашты. Басмага 51 авторның — ТАССРның Чис­тай шәһәрендә һәм Чистай районында туучылар һәм яшәүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 1939 елдан алып 1946 елга кадәр рус һәм татар телләрендә язылган 274 хаты урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100