Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай кешеләренә хәрбиләргә һәм Курскида зыян күрүчеләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерелде
Чистайда атналык киңәшмәдә гуманитар ярдәм, авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы, банк эшчәнлеге, мошенниклардан саклану һәм оператив вазгыять турында фикер алыштылар. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмә азагында ул битараф булмаган чистайлыларга, шулай ук предприятие һәм оешма коллективларына Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең районда мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торган битараф булмаган кешеләр яши. Гуманитар эшкә катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Берничә партия йөк җибәрелде һәм кирәкле әйберләрне җыю дәвам итә. Ватанны саклаучы якташларыбыз да безнең һәртөрле ярдәмгә мохтаҗ. Тыл нык һәм ышанычлы булырга тиеш, шуңа күрә барыгызны да хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырам», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз