news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәте өч еллыгын билгеләп үтте

«Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәте өч еллыгын билгеләп үтте
Фото: https://chistopol-rt.ru/

«Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәтенә өч ел тулды. Бу вакыт эчендә активистлар көче белән алгы сызыкка 56 мең берәмлектән артык төрле ярдәм җибәрелгән. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Наталья Данилова яза.

Хәрәкәт 2022 елда Чулпан Сөләйманова тарафыннан махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм оештыру өчен көчләрне берләштерү максаты белән оештырылды. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, хәрәкәт барлыкка килгәннән бирле эшләре бер генә көнгә дә тукталмаган.

Көн саен волонтерлар маскировкалау челтәрләре, дроннарга каршы костюмнар, кыйпылчыкларга каршы одеяллар, носилкалар, коры паеклар һәм хәрбиләргә кирәкле башка бик күп — барлыгы 42 төрдәге әйберләр ясыйлар.

Оешуга өч ел булган көнне хәрәкәт җитәкчесе Чулпан Сөләйманова фикердәшләренә мөрәҗәгать итте:

— Бу бәйрәм түгел. Бу бер үк вакытта моңсулык һәм шатлык. Бу хәрәкәтнең хәрби хәрәкәтләр вакытында оешуы күңелсез, ә яхшы кешеләрнең шулкадәр күп булуына шатлык! Волонтерлык — ул көчле фидакарьлек белән көчләрен, вакытларын кызганмыйча башкарган көндәлек хезмәт. Үз мәнфәгатьләре турында уйламыйча хәрбиләрнең иминлеге турында кайгырту. Сезнең хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!

news_right_1
news_right_2
news_bot