news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай егете армрестлинг буенча дөнья чемпионатында җиңгән

Чистай егете армрестлинг буенча дөнья чемпионатында җиңгән
Фото: http://chistopol-rt.ru

Болгариянең Албена исемле курорт шәһәрендә армрестлинг буенча 46нчы дөнья чемпионаты узды. Ярышларда яшьләр, яшүсмерләр, мастерлар һәм өлкәннәр арасындагы категорияләрдә планетаның иң көчле атлетлары катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Гомәрова яза.

Турнир соңгы елларда үткәрелүче иң күләмле турнирларның берсе булды: анда бик күп милли җыелма командалар катнашты. Алар тамашачыларга күңелле, шул ук вакытта киеренке ярышлар бүләк иттеләр. Берничә ел аерылып торганнан соң дөнья чемпиоатында безнең илебезнең җыелма командасы да катнашты. Аның составында Чистай спортчылары да җиңү өчен көрәштеләр.

Армрестлинг буенча дөнья чемпионатыннан Җәлил Минапов та җиңү белән кайтты. Ул — Чистай егете, хәзер Россия дәүләт университеты студенты. Терәк –хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында чыгыш ясаган Җәлил сул кул буенча беренче, уң кул буенча өченче урынны яулады. Ул ышанычлы төстә Россия спорт мастеры нормативын үтәде.

Җәлил 23 яшькә кадәр булган спортчылар арасында үз авырлык категориясендә иң яше иде. Төрле илләрдән иң көчле спортчыларны җыйган әлеге турнирда җиңү аның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы турында сөйли.

Җәлил армрестлинг белән 12 яшьтә «Батыр» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Тренер тарафыннан салынган осталык аның алдагы җиңүләренең нигезе булып тора. 2нче номерлы лицейны тәмамлагач, ул Мәскәү югары уку йортына укырга керә, анда күнекмәләрне калдырмыйча, үз осталыгын камилләштерә бара.

Дөнья чемпионатына ул җәй буе «Батыр» спорт мәктә­бендә әзерләнгән. Җәлил үзе, аның әтисе һәм бабасы мәктәп җитәкчелегенә, Алексей Румянцевка, Сергей һәм Юрий Морозовларга чемпионатка әзерләнгәндә ярдәм күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтле.

news_right_1
news_right_2
news_bot