news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай белән Сарапул арасында елга маршруты барлыкка килергә мөмкин

Чистай белән Сарапул арасында елга маршруты барлыкка килергә мөмкин
Фото: "Чистай хәбәрләре" газетасы

Мәскәүдә Россия диңгез-елга флоты тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев рәислегендә оештырылган селектор киңәшмәсе узды. Анда РФ транспорт министры, видеоконференцэлемтә буенча төбәк Транспорт министрлыклары, тармак оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә Чистайдагы яңа пассажирлар пристане турында да сөйләштеләр. Бу объектның төзелеше турында Чистайдан видеоконфе­ренцэлемтә аша Татарстан Рес­публикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Ул хәбәр иткәнчә, пристань проекты Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан эшләнгән, ул шулай ук төзелешнең заказчысы булып тора. Объектны торгызуга рөхсәт 2023 елда бирелгән һәм 2025 елның сентябренә кадәр озайтылган.

Бинаның гомуми мәйданы 596 кв. метрдан артык тәшкил итә, бер катлы пассажирлар павильоны 100 кешегә исәпләнгән, причал диварының озынлыгы 208,5 метр, төзекләндерүнең гомуми мәйданы 7 189 кв. метр.

«Бүгенге көндә су төбен тирәнәйтү эшләре башкарылды. Гидротехник корылма пас­портына үзгәрешләрне 2025 елның июль уртасына кадәр кертү планлаштырыла. Шуннан соң «КазИнжПроект» ширкәте үткәргән раслау тикшерүе нәтиҗәләре буенча кисәтүләр бетереләчәк, бу объектны исәпкә куярга һәм баланс тотучыга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде Фәрит Хәнифов.

Быелгы навигация башланганнан бирле яңа пристань 28 судно кабул иткән, 4310 пассажир килгән. Бу саннар Чис­тай районында елга юлларына ихтыяҗ булуын раслый.

Министр хәбәр иткәнчә, Чис­тайдан төбәкара пассажирлар йөртүне үстерү өчен «Елга магистральләре» проекты кысаларында «Чистай-Сарапул» төбәкара маршрутын ачу мәсьәләсе карала.

Яңа пристань «Бөек Идел юлы» милли туристлык маршрутының мөһим элементына әверелә, ул социаль елга транспортын үстерүгә, Чистайга туристлар агымын арттыруга, күрше төбәкләр белән транспорт элемтәсен ныгытуга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot