news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен мылтыклар һәм патроннар тапшырды

Чистай аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен мылтыклар һәм патроннар тапшырды
Фото: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан

Нурлат, Спас һәм Чистай районнары аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен 17 мылтыктан һәм 550 патроннан торган чираттагы партияне тапшырды. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Гомәрова яза.

«Хәрбиләргә тагын бер партияне тапшырдык. Якташларыбыз алгы сызыкта үз бурычларын намус белән үти, ә без аларга, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, ярдәм итәбез», — дип сөйләделәр аучылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үз чиратында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп видеомөрәҗәгать яздырган. Алар бензопычкылар, шома көпшәле мылтыклар һәм аларга патроннар, шулай ук беренче чиратта кирәкле әйберләр белән башка гуманитар ярдәм алганнар, дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100