news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чишмә» Татар мәдәният үзәге вәкилләре Гыйльфан Батыршинны искә алды

Луганск Халык Республикасының «Чишмә» Татар мәдәният үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфия Кәбирова җитәкчелегендәге вәкилләр, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинның туган төбәгендә булып, аның турында мәгълүмат җыеп кайттылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйльфан Батыршин 1914 елның 1 гыйнварында Донбаста туа. Хәсән күлендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа 1938 елның 25 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1941 елда хәрби академиядә укуын төгәлләгәч, фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында Г.Батыршин Сталинградны фашистлардан яклап сугыша, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен ул Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1947 елның августында Гыйльфан Батыршинга Токиодагы хәрби процесста шаһит сыйфатында чыгыш ясарга туры килә. Анда Хәсән күле янында япон илбасарларына мөнәсәбәтле эш карала. 11 декабрьдә совет вәкилләре Токиодан Владивостокка оча. Берникадәр вакыттан соң радист бу шәһәргә төшеп утыру өчен урын әзерләүләрен сорап радиограмма җибәрә. Әмма шул вакытта шартлау яңгырый, самолет яна башлый һәм биеклеген югалтып, диңгезгә егылып төшә. Советлар Союзы Герое Г.Батыршинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot