news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск Халык Республикасында педагогика көллиятенә һөҗүм корбаннары саны унга җиткән

Луганск Халык Республикасында педагогика көллиятенә һөҗүм корбаннары саны унга җиткән
Фото: © РИА Новости, Евгений Биятов

Старобельск педагогика көллиятенә һөҗүм корбаннары саны унга җиткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Барлыгы 48 кеше зыян күргән, аларның 10сы һәлак булган», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта бина җимерекләрен аралау эше дәвам итә. Коткаручылар саны арттырылган, шулай ук өстәмә рәвештә тауда коткару бүлекчәләре җәлеп ителгән. Барлык зыян күрүчеләргә һәм аларның якыннарына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары ярдәм күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot