news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина Кораллы көчләренең Воронежга ракета һөҗүме вакытында үлүчеләр саны алтыга җиткән

Украина Кораллы көчләренең Воронежга ракета һөҗүме вакытында үлүчеләр саны алтыга җитте, дип хәбәр итте Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев.

«Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең гомуми саны 68 кеше тәшкил итә, шуларның алтысы һәлак булган: хәбәрсез югалган соңгы кеше җимерекләр астында үле килеш табылды», – дип сөйләде Гусев социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, 21 зыян күрүчегә медицина ярдәме кирәк булган.

Искәртеп үтәбез, 22 июньдә Воронеж Украина Кораллы көчләре тарафыннан ракета һөҗүменә дучар булды. Воронежның сул яр буе өлешендәге сәнәгать предприятиесе аеруча зур зыян күргән, анда янгын чыккан. Моннан тыш, 10 күп фатирлы йортның фасадлары зыян күргән һәм тәрәзәләре ватылган. Шәхси секторда алты йортка зыян килгән. Автомобильләргә зыян килү турында 50гә якын мөрәҗәгать булган.

23 июньдә өлкәдә өч көнлек матәм игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot