news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Непалда су басу вакытында һәлак булучылар саны 1200 кешедән арткан

Непалда су басу нәтиҗәсендә 1204 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы илнең куркынычларны киметү һәм хәвеф-хәтәр нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә сылтама белән.

Шулай ук 4,2 мең кеше хәбәрсез югалган. Тагын 12 мең кешене коткарганнар.

Искәртеп үтәбез, 26 август иртәсендә илнең төньяк төбәкләрендә, тау башыннан таш кантарлар төшеп, Лхенде елгасының үзәнен томалаган. Нәтиҗәдә, елга ярларыннан ташып чыккан һәм юлында очраган бөтен әйберне агызып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot